KAFKASSAM – Kafkasya Stratejik Araştırmalar Merkezi

  1. Anasayfa
  2. »
  3. Gündem
  4. »
  5. Фәүзия Бәйрәмова: Бакуда Айтматовны зурладылар

Фәүзия Бәйрәмова: Бакуда Айтматовны зурладылар

Kafkassam Editör Kafkassam Editör - - 6 dk okuma süresi
109 0

25 декабрь көнне Бакуда дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр. Төрки халыкларның парламентлар ассамблеясы уздырган бу фәнни чарага Төркиядән, Әзербайҗаннан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Татарстаннан галимнәр, язучылар, милли сәясәтчеләр һәм зыялылар җыелган иде. Чыңгыз Айтматовның әнисе, татар хатыны Нәгыймә апа турында китап авторы буларак, анда доклад белән мин дә катнаштым, улым мин татарча сөйләгәнне төрекчәгә тәрҗемә итеп барды. Башкалар да үз телләрендә чыгыш ясадылар, урысча сөйләүчеләр бөтенләй булмады, төрекчәгә тәрҗемә тәэмин ителгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Әзербайҗаннан милли элита бөтен составы белән килгән иде, биредә Фәннәр Академиясе, Язучылар берлеге, фәнни институт җитәкчеләрен күрергә мөмкин булды, алар барысы да чыгыш ясады.
Минем чыгышым Чыңгыз Айтматовның татар нәселенә багышланган иде, мин сөйләгәндә экранда алар турында дистәләгән тарихи фото күрсәтелде. Үзенең тарихын Болгар, Алтын Урда чорларында ук башлаган бу затлы нәселдә хан- солтаннар да, морзалар да күп булган, һәм Айтматов моны яхшы белгән. 2000 елны журналист Мәгъсүм Гәрәевка биргән интервьюсында ул, “Мин бит татар малае, татар язучысы! – дигән. – Миндә татар каны, морзалар каны бар. Мин шуның белән гоурланам.”
Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан татарлыгын архив документлары, нәсел шәҗәрәсе, башка тарихи чыганакларга таянып исбат иткәннән соң, мин ни өчен аның озак еллар буе бу хакта дәшмәвенең дә сәбәпләрен аңлатырга тырыштым. Әйе, әнисе татар булса да, Чыңгыз Айтматов урыс телле кыргыз язучысы исәпләнә. Атасы кыргыз булганы өчен генә түгел, шәхес буларак кыргыз туфрагында формалашкан өчен дә ул аларныкы. Әмма Айтматовның җаны, рухы, тарихи хәтере, генетик коды – татар анасыннан. Гаять серле символлар теле белән яза белүе дә аннан. Анда татар халкының тарихи хәтере сулкылдый, ул ана сөте белән тапшырылган. Әмма Чыңгыз Айтматов үзенең татарлыгын тамгаларга ашыкмаган, ул моңа гомеренең азагында гына өлгергән… Казанның 1000 еллыгына килгәч, ул милләтебезнең ни дәрәҗәдә бөеклеген, матурлыгын күргән, аның данлы һәм фаҗигале тарихын белгән, хәтер күзәнәкләре уянган. 2006 елның февралендә исә аңа Казанда 400 исемнән торган нәсел шәҗәрәсен тапшыралар, анда әнисе ягыннан Габделвәлиев- Үтәмешевларның затлы тармагы да була. Һәм 2006 елның 15 сентябрендә Чыңгыз Айтматов Кукмара музеена үзенең тарихи хатын язып җибәрә, ул анда әби- бабалары туган бу төбәкне үзләре өчен изге җир, дип атый. Һәм белепме- белмичәме, ул соңгы сәфәрен дә шушы якларга ниятли, әмма Кукмарага кайтып җитә алмый, Казанда әҗәле куып җитә, аны ярым үле хәлдә, очкычта Германиягә алып китәләр һәм 2008 елның 10 июнендә ул шунда бакыйлыкка күчә… Ягъни, аның рухи үлеме Казанда, туган якларында була.
Шунысын да онытмаска кирәк, ул чорда татарлардан бер язучыны да илкүләм дәрәҗәгә күтәрмәделәр, югыйсә, бездә дә талантлы язучылар бар иде бит! Татар язучысы булса, бәлки Айтматовны да шул язмыш көткән булыр иде… Татарга тәкъдир тамгасы сугылган инде, ул бу илдә беркайчан да танылмаячак, һәм Чыңгыз Айтматов моны яхшы аңлаган булырга тиеш.
Ә инде Чыңгыз Айтматовны кыргызга, татарга, урысча язган өчен хәтта урыска бүлгәләүнең һич кирәге юк, ул аларның берсенең дә тәлинкәсенә сыймый. Ул инде галәм кешесе, һәм аның иҗаты да бөтен кешелек өчен.
Һәрвакыттагыча, бу фәнни- мәдәни чарага да тема буенча китарларымны алып килгән идем, аларны Төрки халыкларның парламентлар ассамблеясына бүләк иттем. Үзем белән Татарстан байрагын алган идем, ул фәнни җыенның түрендә булды. Бу халыкара оешманың генераль секретаре Мәхмәт Сүрәйяя әйтүенчә,Татарстан байрагы барыбызның да уртак байрагына, символына әйләнде. Бездән кала, фәнни конференциядә бары тик бәйсез дәүләтле республикаларының вәкилләре генә катнашты. Әйе, безнең үз бәйсез дәүләтебез юк, әмма дөньяга даһи Чыңгызларны тудыра алырлык милләтебез бар. Шул хакта бөтен дөньяга оран салырлык шәхесләребез бар. Татар халкы бар. Бакуда узган Айтматов юбилеенда без генә түгел, милләтебез мәҗлес түрендә иде, татар сүзе яңгырап торды, шуңа чиксез шатландым!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
25.12.23.
Баку, Әзербайҗан

İlgili Yazılar

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir