KAFKASSAM – Kafkasya Stratejik Araştırmalar Merkezi

  1. Anasayfa
  2. »
  3. Kuzey Kafkasya
  4. »
  5. Фәүзия Бәйрәмова: Җәвад Алмаз турында яңа мәгълүмат

Фәүзия Бәйрәмова: Җәвад Алмаз турында яңа мәгълүмат

Kafkassam Editör Kafkassam Editör - - 3 dk okuma süresi
457 1

“Татар галименең аянычлы язмышы…” дип аталган язмам “Казан утлары” журналының 2021 елгы 9-нчы санында басылып чыкканнан соң да ачыкланмаган нәрсәләр шактый калды, һәм мин Җәвад Алмаз буенча эзләнүләремне дәвам иттем. Галимнең исем-фамилиясе, туган урыны һәм елы төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән иде – Җәвад-Җәүдәт, Ногманов-Алмаз, туу урыны я Благодаровка, яки Чертуш. Ниһаять, боларга ачыклык кертелде. Казан архивларында Җәвад Алмазның туу турында белешмә-метрикасы эзләп табылды, ул аның атасы Ногман хәзрәтнең үз кулы белән тутырылган. Метрикадан күренгәнчә, галимнең исеме – Мөхәммәтҗәвад, туган елы – 1915 елның 15 июле, туган урыны – Благодаровка авылы (Самара губернасы). Галим үзе тутырган анкеталарда туган елын 1916 дип күрсәткән, туган урыны – Благодаровка. Татар энциклопедиясенә Җәвад Алмазның туган урыны Чертуш авылы дип күрсәтелгән, ул Татарстанның Яңа Чишмә районында.
Ни өчен – Чертуш? Чөнки ул Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәтнең туган авылы. Хәзрәтнең Ташкенттагы кабер ташына да “Татарстан вилаяте, Чистай нахиясе фазыйль мөхтәрәм, әл-галим, шагыйрь вә имам Ногман бине Габделмәнигъ Чиртуши (1872-1951. 5 VIII) вә зәүҗәи мохтарәмәсе Фатыйма бинте Сибгатулла Акъяри (1889-1943. 12 II) дип язылган. Ногман Габделмәнигъ улы Самара өлкәсенең Благодатный (Благодаровка) авылы мәчетенә имам итеп 1907 елда билгеләнә, бу турыда да яңа белешмәләр табылды. (Җәвад Алмазга бәйле архив материалларын үзләп табуда ярдәм күрсәткәне өчен тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйровка зур рәхмәтләремне белдерәм.)
Ногман хәзрәтнең Чертуш авылында бүген дә Манигин фамилияле туганнары яши, Җәвад Алмаз үзе дә бирегә кайтып йөргән. Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинаның хәбәр итүенчә, клубта Җәвад Алмазга багышлап стенд куелган, бу эштә аның туганнары зур ярдәм күрсәткән. Киләсе елга Чертуш авылында күренекле татар галиме Җәвад Алмаз истәлегенә зур чара уздыру көтелә.
Фәүзия Бәйрәмова

İlgili Yazılar

1 Yorum

  1. Həsənbala - -

    Çox dəyərli məqalədir. Qarabağda “təmas xətti” işğalın humanitar formasıdır. Qaldırılmalıdır. Qarabağ erməninin yaşağığı Azərbaycandır.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir