KAFKASSAM – Kafkasya Stratejik Araştırmalar Merkezi

  1. Anasayfa
  2. »
  3. Gündem
  4. »
  5. Фәүзия Бәйрәмова: Җиңү хаклык ягында!

Фәүзия Бәйрәмова: Җиңү хаклык ягында!

Kafkassam Editör Kafkassam Editör - - 2 dk okuma süresi
333 0

Бу сугыш сәбәпле, дөнья икегә бүленде – Украина яклылар һәм Россияне акларга тырышучылар. Әмма дөньяның күпчелеге Украина яклы, чөнки алар үз илләрен яклап, үз җирләрендә агрессиягә каршы сугышалар. Сугышырга мәҗбүрләр, чөнки җиңелсәләр, милләт тә, дәүләт тә юкка чыгарга мөмкин.
Бу канкойгыч сугышта Россиянең максаты нинди соң? Күпләр шул сорауны бирә. Донбасска, НАТОга төртеп күрсәтү, шуның белән спекуляция ясау ышандырмый, болар Россия телевидениесе белән агуланган кешеләр өчен имезлек кенә. СССРны торгызырга тырышу, дигәне дә ышандырмый, мондый юл белән аны торгызып та, тотып та булмый. Бу сугышның төп максаты – үз юлы белән барырга тырышкан Украинадан канлы үч алу һәм шуның белән бөтен дөньяны куркыту. Әмма дөнья курыкмады, киресенчә, Украина ягына басты, чөнки хаклык алар ягында иде. Нинди хәлдә булса да, нинди хәлдә калса да, Украина инде бу сугышта җиңүче! Ә Россия, танк һәм самолетлары белән Европага килеп җитсә дә, җиңелүче, чөнки ул дөнья алдында үзен басып алучы итеп күрсәтте, соңгы абруен һәм йөзен югалтты… Ә җиңү һәрчак хаклык ягында булачак!
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Татарстан Республикасы.

İlgili Yazılar

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir