Şimdi yükleniyor

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА: ТАТАРНЫҢ ХӘТЕР КӨНЕ КАЙЧАН?

9 майда аталарының башларын күтәреп урамнарга чыккан татарлар үзләренең болай йөрүләрен менә ничек аклыйлар: “Минем бабам, туганым бу сугышта үлде, хәбәрсез югалды, аларны искә алып чыктым”, диләр. Ә 1552 елда татарның бәйсез дәүләте юкка чыккан, безнең меңләгән милләттәшебез, туганыбыз ил-дин өчен урысларга каршы сугышып үлгән. Әмма бүгенге татарлар аларны искә алып, 15 октябрьдә Хәтер көнендә урамнарга чыкмый, әле чыкканнарны ачуланып яталар. Татар дәүләте, ислам дине өчен шәһит киткән әби-бабаларыбызны искә алуга караганда, урыс дәүләте өчен, урыс милләте яшәсен өчен корбан булган татарларны искә алу боларга кадерлерәк. Менә мондый татарлар белән беркайчан да үз бәйсез дәүләтеңне яулый алмыйсың инде, алар, аталарының башларын күтәреп, урыслар ягына йөгерәчәкләр! Болар – “крымнаш”лар, “урыснаш”лар!
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА

Yorum gönder